Бәлки, син — минем җырланмас
Иң гүзәл җырымдыр?
Бәлки, син — минем чыгалмас
Иң данлы юлымдыр?
Бәлки, син — минем меналмас
Иң биек күгемдер?
Бәлки, син — күтәралмас
Гомерлек йөгемдер?
Бәлки, син — минем беркайчан
кул җитмәс кошымдыр?
Бәлки, син — үзем аңламас
Бәхетем алкышыдыр!
Бәлки, син…
Бу җыр Илүсә Хуҗина репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 12/05/2025 - 08:58
«
»
