Күп әле сөйлисе сүзләрең,
Моң белән туп-тулы күзләрең.
Алдымда гел синең йөзләрең,
Кил әле, кил әле, кил әле.
Әле бит соң түгел, соң түгел,
Күзләрдә гомерлек моң түгел.
Гомерләр бер генә, мең түгел,
Кил әле, кил әле, кил әле.
Бүлешик хисләрнең татлысын,
Очрашкан таңнарның ак төсен.
Без ачкан йолдызның яктысын,
Кил әле, кил әле, кил әле.
Әле бит соң түгел, соң түгел,
Күзләрдә гомерлек моң түгел.
Гомерләр бер генә, мең түгел,
Кил әле, кил әле, кил әле.
Күңелләр тәкъдиргә күнмәгән,
Йөрәктә иләслек сүнмәгән.
Ачасы йолдызлар меңләгән,
Кил әле, кил әле, кил әле.
Әле бит соң түгел, соң түгел,
Күзләрдә гомерлек моң түгел.
Гомерләр бер генә, мең түгел,
Кил әле, кил әле, кил әле.
Гомерләр бер генә, мең түгел,
Кил әле, кил әле, кил әле…
Кил әле, кил әле, кил әле…
Варианты песни
