Җырлый-җырлый, елый-елый
Көзләргә кереп барам.
Яшен булып яшьним дә бер,
Бер ләйсән булып явам.
Бер ләйсән булып явам,
Көзләргә кереп барам.
Бер ләйсән булып явам,
Көзләргә кереп барам.
Елый-елый, көлә-көлә
Көзләргә кереп барам.
Кояш булып балкыйм да бер,
Бер ай булып моңланам.
Бер ай булып моңланам,
Көзләргә кереп барам.
Бер ай булып моңланам,
Көзләргә кереп барам.
Көлә-көлә, уйлый-уйлый
Көзләргә кереп барам.
Яфрак булып саргаям да
Ак йолдыз булып янам.
Ак йолдыз булып янам,
Көзләргә кереп барам.
Ак йолдыз булып янам,
Көзләргә кереп барам.
Көзләргә кереп барам,
Күң(е)лем белән яшь калам.
Көзләргә кереп барам да
Күң(е)лем белән яшь калам…
