Сихри моңнарың

/ Рөстәм Яхинга багышлана /

Жырларыңа яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге иңгән дөньяның.
Әнкәйләрнең ап-ак чәчләренә
Җылы нурлар сипте моңнарың.

Ак каеннар, бөдрә талларга,
Йолдызларга, безнең күңелләргә
Уралганнар сихри моңнарың.
Җанга якын туган якларга,
Өянкеләр, искән жилләргә
Гүзәллеге иңгән дөньяның.

Сандугач, китмә син туган илдән,
Сайра аның сихри моңнарың.
Ул жырларга бар яме тормышның,
Без яшәгән якты дөньяның.

Ак каеннар, бөдрә талларга,
Йолдызларга, безнең күңелләргә
Уралганнар сихри моңнарың.
Җанга якын туган якларга,
Өянкеләр, искән жилләргә
Гүзәллеге иңгән дөньяның.

Голосов пока нет
« »