Күңелгә җыр кирәк

Категория: көе сүзләре

Йолдызлы кичләрдә, бирелеп хисләргә,
Җырладым мин, күңелем тулганда.
Күңелем юана, хисләрем уяна
Шундый моңлы җырлар булганда.

Тормыш гүзәллеге, хисләр тирәнлеге
Шул матур җырларда чагыла.
Җыр белән бәйләнгән матур хәтирәләр
Алып кайта балачагыма.

Бәхетле чагымда йөрәгем талпына,
Күңел оча җырлар тыңласам.
Яңгырармы моңнар, дәртле матур җырлар
Йөрәкләрдә сөю булмаса?

Тормыш гүзәллеге, хисләр тирәнлеге
Шул матур җырларда чагыла.
Җыр белән бәйләнгән матур хәтирәләр
Алып кайта балачагыма.

Авыр минутларда, янсам мин утларда,
Шифа була йөрәккә җырлар.
Сагышны басарга, күңелне ачарга
Җырларның бер сихри көче бар.

Тормыш гүзәллеге, хисләр тирәнлеге
Шул матур җырларда чагыла.
Җыр белән бәйләнгән матур хәтирәләр
Алып кайта балачагыма.
Шул матур җырларда чагыла…
Алып кайта балачагыма…
Алып кайта балачагыма…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »