Салкын җилләр өметләрне өзеп,
Үзәкләргә үтә язганда,
Казаныма кайта шагыйрь сүзе,
Тукай сүзе кайта Казанга.
Тукай сүзе! Тукай сүзе!
Тукай сүзе кайта Казанга!
Моңнар иңри, сак тынлыкны ерып,
Күңел кылы меңгә теленә.
Туган илгә кайта халык җыры,
Тукай җыры кайта илемә.
Тукай җыры! Тукай җыры!
Тукай җыры кайта илемә!
Мәйданнардан уза дөрли язып —
Кем дә дәртле, кем дә шат анда —
Ватаныма кайта Тукай язы,
Мәңгелек яз кайта Ватанга!
Тукай язы! Тукай язы!
Тукай язы кайта Ватанга!
Тукай язы! Тукай язы!
Тукай язы кайта Ватанга!
Тукай язы! Тукай язы!
Тукай язы кайта Ватанга!..
Добавлено tatassr в Пнд, 12/05/2025 - 15:57
«
»
