Чүт-чүт сайрый сандугачлар,
Җәйге таң сызылып бара.
Таң атканда Бибисара
Йоклый алмый, бичара.
Йоклар иде — йоклатмыйлар
Сандугачның җырлары.
Матур ир(е)нен үбеп ала
Таңның алсу нурлары.
Матур ир(е)нен үбеп ала
Таңның алсу нурлары.
Бибисара суга бара,
Су ала чиләгенә;
Су алганда чиләгенә
Дәрт тула йөрәгенә.
Чәчелә-түгелә, дулкынлана
Салкын су чиләгендә;
Салкын сулар чиләгендә,
Кем икән йөрәгендә?..
Салкын сулар чиләгендә,
Кем икән йөрәгендә?..
Бу җыр Рәшит Ваһапов репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 12/05/2025 - 19:59
«
»
