Мәрхәмәтле кешеләр бар,
Булганнар һәм булачак.
Мәрхәмәтле кеше генә
Яхшылыкка юл ача.
Мәрхәмәтле кеше генә
Аңлый йөрәк сүзләрен.
Дөнья һәм кеше үзгәрә,
Ә яхшылык үзгәрми.
Рәхмәт сиңа, мәрхәмәтлем,
Рәхмәтнең дә олысы.
Ахыр чиктә, тормышыңда
Син бәхетле булырсың.
Мәрхәмәтле кеше генә
Ача бәхет капкасын.
Мәрхәмәтле кешеләрне
Ходай Тәгалә сакласын.
Мәрхәмәтле кешеләр бар,
Булганнар һәм булачак.
Мәрхәмәтле кеше генә
Яхшылыкка юл ача.
Рәхмәт сиңа, мәрхәмәтлем,
Рәхмәтнең дә олысы.
Ахыр чиктә, тормышыңда
Син бәхетле булырсың.
Бу җыр Эльмира Кәлимуллина репертуарында бар
Добавлено tatassr в Втр, 13/05/2025 - 09:07
«
»
