Кала урамнары, кала бураннары,
Синсезлеккә чама куямын.
Җәйләр үттемени, көзләр үттемени,
Салкын — шуны гына тоямын.
Урын тапмый күңел. Бу юксыну түгел.
Хәтирәләр җиңел суласын.
Үткәннәргә кайтам мин өшегән чакта,
Син җан җылы биргән булгансың.
Кала урамнары, кала бураннары
Кала ятим булып кышы да…
Синнән башка узган һәр мизгелем — тозак,
Һәрбер көнем — салкын кыш миңа.
Урын тапмый күңел. Бу юксыну түгел.
Хәтирәләр җиңел суласын.
Үткәннәргә кайтам мин өшегән чакта,
Син җан җылы биргән булгансың.
Урын тапмый күңел. Бу юксыну түгел.
Хәтирәләр җиңел суласын.
Үткәннәргә кайтам мин өшегән чакта,
Син җан җылы биргән булгансың.
Үткәннәргә кайтам мин өшегән чакта,
Син җан җылы биргән булгансың…
