/ "Бәхет хакы" музыкаль драмасыннан /
Танымадың мине, танымадың,
Бердәнберем, яшьлек хыялым.
Мин бит сине сөеп туялмадым,
Аңлатырга гына, аңлатырга гына,
Аңлатырга гына соңладым.
Аңлатырга гына, аңлатырга гына,
Аңлатырга гына соңладым.
Танымадың мине, танымадың.
Танытырга нигә тоймадың?
Гомер буе сиңа ашкынсам да
Яратырга сине, яратырга сине,
Яратырга сине соңладым.
Яратырга сине, яратырга сине,
Яратырга сине соңладым.
Яратырга сине соңладым…
Бу җыр Артур Кунакбаев репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 14/05/2025 - 15:49
«
»
