Кулың биреп, сөям диеп,
Карадың күзләремә.
Сыйган синең күпме назың
Серле бу сүзләреңә.
Әнә бәхет, каршы бул да
Күр әле, ишет әле.
Мәхәббәт белән ачыла
Бәхетнең ишекләре.
Сине бары, сине генә
Тиңләдем фәрештәгә.
Син бит бөтен теләгемне
Беләсең әйтмичә дә.
Әнә бәхет, каршы бул да
Күр әле, ишет әле.
Мәхәббәт белән ачыла
Бәхетнең ишекләре.
Чишмәләрдә көнләшерлек
Синең күңел сафлыгы.
Гел янсын, әйдә, дөрләсен
Безнең сөю ялкыны.
Әнә бәхет, каршы бул да
Күр әле, ишет әле.
Мәхәббәт белән ачыла
Бәхетнең ишекләре.
Мәхәббәт белән ачыла
Бәхетнең ишекләре…
Бәхетнең ишекләре…
Бу җыр Резидә Шәрәфиева репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 16/05/2025 - 15:57
«
»
