Әллә-әллә

 

Әллә-әллә, әллә сөясеңме,
Әллә-әллә, әллә син мине?
Әллә-әллә, әллә ояласың
Әйтергә беренче сүзеңне?

Сөйләшмисең, әйтче, ник дәшмисең,
Ник башыңны түбән иясең?
Сөясеңме, мине сөймисеңме,
Шуны бик тә килә беләсем.

Әллә-әллә, әллә сөясеңме,
Әллә-әллә, әллә син мине?
Әллә-әллә, әллә ояласың
Әйтергә беренче сүзеңне?
Әллә-әллә, әллә сөясеңме,
Әллә-әллә, әллә син мине?
Әллә-әллә, әллә ояласың
Әйтергә беренче сүзеңне?

Ояласың, ахры, күз йомасың,
Әйе, юк, дип башың кагасың.
Сөя микән, әллә сөйми микән,
Дигән шомлы уйлар саласың.

Әллә-әллә, әллә сөясеңме,
Әллә-әллә, әллә син мине?
Әллә-әллә, әллә ояласың
Әйтергә беренче сүзеңне?

Әллә-әллә, әллә сөясеңме,
Әллә-әллә, әллә син мине?
Әллә-әллә, әллә ояласың
Әйтергә беренче сүзеңне?
Әллә-әллә, әллә сөясеңме,
Әллә-әллә, әллә син мине?
Әллә-әллә, әллә ояласың
Әйтергә беренче сүзеңне?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »