Бар, кайт!

Категория: көе һәм сүзләре

Ачуланырсыңмы инде,
Дәшмәсәм сиңа тагын?
Үзең яратамын, дисең,
Ә бит бар сөйгән ярың.

Бар, кайт инде, бар, бар, кайт,
Кайт, өзгәләмә җанымны!
Юкка ташлап киткәнсең син
Өз(е)леп сөйгән ярыңны.

Тәрәзә артында томан,
Кайчан таралыр икән?
Томаланган язмышыңда
Адашып йөрмә икән.

Бар, кайт инде, бар, бар, кайт,
Кайт, өзгәләмә җанымны!
Юкка ташлап киткәнсең син
Өз(е)леп сөйгән ярыңны.

Салкын җилләр исеп китә,
Көзләр җитәдер тагын.
Еллар чатында торасың
Бәх(е)теңне табар чагың.

Бар, кайт инде, бар, бар, кайт,
Кайт, өзгәләмә җанымны!
Юкка ташлап киткәнсең син
Өз(е)леп сөйгән ярыңны.

Икәү генә түгел шул без,
Ик(е) арада ул яши.
Минем яшәү яшәү түгел,
Саргайдым инде яшьли.

Бар, кайт инде, бар, бар, кайт,
Кайт, өзгәләмә җанымны!
Юкка ташлап киткәнсең син
Өз(е)леп сөйгән ярыңны.
Юкка ташлап киткәнсең син
Өз(е)леп сөйгән ярыңны…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »