Балаларым, сез тудыгыз
Мине итеп бәхетле.
Инде буйга да җиттегез,
Тәүфыйклы, гамьсез итеп.
Балаларым, газизләрем,
Сез диеп көям-янам.
Бәхетле язмыш насыйп ит,
Дип сорыйм Ходаемнан.
Балаларым, кошчыкларым,
Кай арада үстегез?
Канатларыгыз ныгыды,
Инде очып киттегез.
Балаларым, газизләрем,
Сез диеп көям-янам.
Бәхетле язмыш насыйп ит,
Дип сорыйм Ходаемнан.
Балаларым, рәхмәт сезгә,
Әни дип җан атасыз.
Мин бит беләм: сез дә мине
Өзелеп яратасыз.
Балаларым, газизләрем,
Сез диеп көям-янам.
Бәхетле язмыш насыйп ит,
Дип сорыйм Ходаемнан.
Балаларым, газизләрем,
Сез диеп көям-янам.
Бәхетле язмыш насыйп ит,
Дип сорыйм Ходаемнан.
Ходай сезгә насыйп итсен
Тормышның бәхетлесен.
Бай тормышка лаек итеп,
Корычтай саулык бирсен.
Бай тормышка лаек итеп,
Корычтай саулык бирсен…
/ гамьсез — биредә: шат, кайгысыз /
Варианты песни
