Туганыңны бүлмә һичкайчан да
Уңышсыз да фәкыйрь һәм бай да.
Бер карыннан туган балаларбыз,
Без кадерле әти-әнигә.
Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан,
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Без бит газиз бертуган.
Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан,
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Без бит газиз бертуган.
Хәсрәтләргә салма әниләрне,
Әтиләрне салма кайгыга.
Әти-әни бүлми балаларын
Матур, ямьсез, фәкыйрь, баена.
Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан,
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Без бит газиз бертуган.
Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан,
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Без бит газиз бертуган.
Балалар дип яши әти-әни,
Алар — әти-әни шатлыгы.
Бер-беребезнең куанычын күреп,
Бер-беребезгә торыйк ашкынып.
Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан,
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Без бит газиз бертуган.
Туганнарның арасына җилләр үтмәс беркайчан,
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Без бит газиз бертуган.
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Без бит газиз бертуган.
Без бит газиз бертуган…
