Туктадым да бүген сине күреп,
Кайткан кебек булдым үткәнгә.
Гел сагынып көтә идең бит син,
Ә мин, юләр, киттем бүтәнгә.
Каян гына табыйм дәваларын
Әрнеп өзгәләнгән күңелгә?
Сине аңлый белмәгәнем өчен
Үкенергә калды гомергә.
Яшьлегемдә сине югалтуым
Булган икән иң зур ялгышым.
Әллә инде шуңа үкендереп
Җәзалыймы икән язмышым?
Каян гына табыйм дәваларын
Әрнеп өзгәләнгән күңелгә?
Сине аңлый белмәгәнем өчен
Үкенергә калды гомергә.
Бәлки, бераз тынычланыр идем,
Соң булса да мине аңласаң.
Сайлар идем бары сине генә,
Үткәннәргә юлны таба алсам.
Каян гына табыйм дәваларын
Әрнеп өзгәләнгән күңелгә?
Сине аңлый белмәгәнем өчен
Үкенергә калды гомергә.
Сине аңлый белмәгәнем өчен
Үкенергә калды гомергә…
Гомергә…
