Татар кызлары

Чибәрләрдән чибәр күрсәм — күзем тияр,
Сокландыра әйткән сүзләре.
Һәр эшкә дә батыр, матурлардан матур,
Ай-кояштай нурлы йөзләре.

Эх, шәп татар кызлары,
Кызларның йолдызлары.
Халкыбызның асыл ташы,
Уңганы, сылулары —
Безнең татар кызлары.

Бәхет өчен туган, һәр эшкә дә уңган,
Уңган бит ул, һәрвакыт булган.
Яраткан һәм сөйгән күңелем сез дигән,
Бәхет-шатлык нурына тулган.

Эх, шәп татар кызлары,
Кызларның йолдызлары.
Халкыбызның асыл ташы,
Уңганы, сылулары —
Безнең татар кызлары.

Эх, шәп татар кызлары,
Эх, шәп татар кызлары,
Кызларның йолдызлары.
Халкыбызның асыл ташы,
Уңганы, сылулары —
Безнең татар кызлары.
Безнең татар кызлары…
Безнең татар кызлары…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »