Нигә диеп үптең иренемнән,
Нигә генә миңа кагылдың,
Синең әйткән моңсу сүзләреңнән
Күзләремнән яшьләр агылды.
Ә кичләрен айга карыйм да мин,
Исләремә сине төшерәм,
Сине генә өзелеп сөйгәнемне
Әйтеп булмады шул үзеңә…
Синең күзләреңә мин карагач,
Сихри хисләр күрдем мин анда,
Ләкин әйткәч соңгы сүзләреңне
Яшәү яме бетте дөньяда!
Икәү йөри идек синең белән,
Җәйнең матур сихри төнендә,
Нигә генә әйттең шул сүзеңне,
Телгәләдең йөрәк түремне.
Онытма син мине тормышыңда,
Очраса да яхшы егетләр,
Барыр юлың гел чәчәктә булсын,
Кирәк түгел хәзер үгетләр!
Синең күзләреңә мин карагач,
Сихри хисләр күрдем мин анда,
Ләкин әйткәч соңгы сүзләреңне
Яшәү яме бетте дөньяда!
Очрадың син минем тормышымда,
Гашыйк булды сиңа күңелем,
Мин аңладым инде сиңа хәзер
Минем башка кирәк түгелен.
Эх, кызлар, сез нигә шундый икән,
Аңлап булмый сезнең холыкны,
Кичә генә мине үпкән идең,
Бүген кочтың башка егетне…
Синең күзләреңә мин карагач,
Сихри хисләр күрдем мин анда,
Ләкин әйткәч соңгы сүзләреңне
Яшәү яме бетте дөньяда!
Ләкин әйткәч соңгы сүзләреңне
Яшәү яме бетте дөньяда!..
