Куыш

Кил син, бер назлап, назлап кочаклыймын дип,
Кулларымны сузамын.
Кулларыңны сузасың.
Әйт син, әйт син: нигәдер качасың?
Артларыңнан куамын.
Артларымнан куасың.

Ярату да куыш, куыш уйнап
Җиңүче булмас микән?
Әгәр шуны сизсәң — бергә булыйк,
Мин дә бер җавап көтәм.

Шаян, шаян күзләрең уйнатып
Акылдан яздырасың.
Акылдан яздырамын.
Татлы, татлы хыялларда кебек
Бер сүзсез югаласың.
Бер сүзсез югаламын.

Ярату да куыш, куыш уйнап
Җиңүче булмас микән?
Әгәр шуны сизсәң — бергә булыйк,
Мин дә бер җавап көтәм.

речитатив:
— Әһә, эләктеңме?
— Кем кемне эләктергән бит әле монда?!

Кил, кил тиз инде,
Үбеп кочаклыймын дип
Кулларымнан аласың.
Шул чакларда нигәдер, җаныем,
Синнән килә качасым.

Ярату да куыш, куыш уйнап
Җиңүче булмас микән?
Әгәр шуны сизсәң — бергә булыйк,
Мин дә бер җавап көтәм.
Әгәр шуны сизсәң — бергә булыйк,
Мин дә бер җавап көтәм…
Мин дә бер җавап көтәм…
Мин дә бер җавап көтәм…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »