Очрашу (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Очраштык, күрештек кабаттан,
Җылы хис ташкына йөрәктә.
Елларга тиң көннәр, айлары,
Көтелгән сәгатьләр — бигрәк тә.

Ходайдан сәгатьләр җиткәндер,
ИншалЛа, күрештек саулыкта.
Яшикче җырлашып, гөрләшеп,
Үтсен иде гомерләр муллыкта.

Яңара искергән хәтерләр,
Он(ы)тылган вәгъдәләр яңара.
Кайларда йөрсәк тә, торсак та,
Җыр яши мәңгегә арада.

Ходайдан сәгатьләр җиткәндер,
ИншалЛа, күрештек саулыкта.
Яшикче җырлашып, гөрләшеп,
Үтсен иде гомерләр муллыкта.

Мин сезне, сез мине онытмый
Үтелсен чакрымнар арасы.
Миңа да, сезгә дә арымый
Бик ерак бит әле барасы.

Ходайдан сәгатьләр җиткәндер,
ИншалЛа, күрештек саулыкта.
Яшикче җырлашып, гөрләшеп,
Үтсен иде гомерләр муллыкта.
Яшикче җырлашып, гөрләшеп,
Үтсен иде гомерләр муллыкта…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »