Төшләргә керәсең, төшләргә,
Син кергән төшләр — иң татлысы.
Нишләргә инде соң, нишләргә?
Син — йөрәк җанымның яртысы…
Төзәлмәс, төзәлмәс җаннарның ярасы,
Буталды язмышлар картасы.
Нишләргә? Нишләргә?
Кайларга барасы?
Әйт миңа, җанымның яртысы.
Хисләрдә адаштым, хисләрдә,
Оныта алмамын гелгә, ахрысы.
Нишләргә инде соң, нишләргә?
Җанымдыр, син — аның яртысы…
Төзәлмәс, төзәлмәс җаннарның ярасы,
Буталды язмышлар картасы.
Нишләргә? Нишләргә?
Кайларга барасы?
Әйт миңа, җанымның яртысы.
Ярты җан бәхетле булалмый,
Аңлый бит, белә бит һәр кеше…
Нишләргә инде соң нишләргә?
Өзелде җанымның яртысы…
Төзәлмәс, төзәлмәс җаннарның ярасы,
Буталды язмышлар картасы.
Нишләргә? Нишләргә?
Кайларга барасы?
Әйт миңа, җанымның яртысы.
Нишләргә? Нишләргә?
Кайларга барасы?
Әйт миңа, җанымның яртысы…
Варианты песни
