Карлыгачым (өченче вариант)

Күрәсең: күктә бәргәләнә
Парын җуйган ялгыз карлыгач.
Синнән башка күптән төннәр айсыз,
Көннәремдә күптән юк кояш.

Карлыгачым күкләр киңлегендә
Нигә урын тапмый, димәгез.
Карлыгачтай ятим калган чагым:
Ялгыз җанга ялгыш тимәгез.

Карлыгачның парлы канатларын
Усал җилләр нигә каерган?
Сине миннән, мине синнән язмыш
Ачы ният белән аерган.

Карлыгачым күкләр киңлегендә
Нигә урын тапмый, димәгез.
Карлыгачтай ятим калган чагым:
Ялгыз җанга ялгыш тимәгез.

Оя итче тәрәз капкачына,
Карлыгачым, төшеп яныма.
Чит-ятларны якын итми йөрәк,
Әле һаман сиңа табына.

Карлыгачым күкләр киңлегендә
Нигә урын тапмый, димәгез.
Карлыгачтай ятим калган чагым:
Ялгыз җанга ялгыш тимәгез.
Карлыгачтай ятим калган чагым:
Ялгыз җанга ялгыш тимәгез…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »