Көтәм (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Йөрәгем түрендә,
Он(ы)тылмый күңелдә.
Ул бит син-син диеп кабатлый.
Мәхәббәт хакына
Сөюләр язына
Кайтыйк ла, яңадан кайтыйк ди.

Үткәннең тавышын
Аккошлар җырында,
Былбыллар моңында ишетәм.
Өметләр өзелми,
Вакытлар сизелми,
Мин сине һаман да бит көтәм.

Төшкә кергән, бергә йөргән
Үткәннәрнең эзләре соң кая?
Киләчәккә диеп без бергә атласак,
Үтмәс гомер, үтмәс ул зая.

Үткәннең тавышын
Аккошлар җырында,
Былбыллар моңында ишетәм.
Өметләр өзелми,
Вакытлар сизелми,
Мин сине һаман да бит көтәм.

Мәхәббәт учагы,
Назларның кочагы
Бәхетле үткәнне сагына.
Бәхетле таңнарга,
Безнең хыялларга
Ашкынам, ашыгам, талпынам.

Үткәннең тавышын
Аккошлар җырында,
Былбыллар моңында ишетәм.
Өметләр өзелми,
Вакытлар сизелми,
Мин сине һаман да бит көтәм.
Өметләр өзелми,
Вакытлар сизелми,
Мин сине һаман да бит көтәм…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »