Ала карга

Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Тәүбә иттең мәллә очмаска?
Син тәүбә итсәң дә , мин итмәдем
Чибәр-чибәр кызлар кочмаска.

Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Кай имәнгә кунып сайрадың?
Син сайрамасаң да мин сайрадым,
Чибәр-чибәр кызлар сайладым.

Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Имән башларына ник кундың?
Ник кунганыңны да, ай, белмәгәч,
Якты дөньяларга ник тудың?

Ала карга дигән, әй, асыл кош,
Кунган җирең кайсы имәндә?
Син башың исәң дә мин имәдем,
Башкаема хәсрәт килгәндә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »