Хисләрнең учагы,
Мәхәббәт кочагы,
Анда син, анда мин, син дә мин…
Бергә булган чаклар,
Әнә шул вакытлар,
Җырга тиң, җырга тиң, җырга тиң!..
Миңа тик син кирәк,
Ярсып типкән йөрәк
Кабул итми башка ярларны.
Сөю булмый ялгыш,
Аермасын язмыш,
Тиң булган, тиң булган парларны.
Нур булып сибелик,
Назларга күмелик,
Тик икәү, тик икәү, тик икәү!
Бәхетем, диюне,
Моң булган сөюне,
Дөньяда юк чикләү, юк чикләү!
Уралсын сөюләр
Шатлыкка-сафлыкка,
Күр әле, йөземә кар(а) әле.
Караштан аңлашып,
Былбылдай сайрашып
Яшисе көннәр дә бар әле!
Караштан аңлашып,
Былбылдай сайрашып
Яшисе көннәр дә бар әле!..
Яшисе көннәр дә бар әле!..
Яшисе көннәр дә бар әле!..
