1.Акрын гына китеп барам синнән,
Сәгать белән, китәм көн белән.
Мәңгелеккә аерылу бит бу,
Туктатыйм соң ләкин ни белән?
Туктатыйм соң ләкин, ләкин ни белән?
2.Ераклашкан саен яктырасың,
Күләгәләр бетә синдәге.
Син бер йолдыз инде, ә җылыңны,
Ә җылыңны тоям мин әле.
Ә җылыңны тоям мин әле.
3.Мәңгелеккә китеп барам синнән,
Тамга итеп җанга күркеңне.
Тик бер сине күздән югалтырмын,
Дөнья бетәр ләкин ул көнне.
Дөнья бетәр ләкин, ләкин ул көнне.
Бу җыр Рисанә Мостафина репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в ПТ, 23/05/2025 - 20:51
«
»