1.Кемнәр генә ашкынмаган,
Юл тотарга диңгезләргә.
Күз күрмәгән тарафларда,
Үз утравын эзләргә.
Көтәдер бәхет утравы,
Җиде диңгез артында.
Табар аны юл чыкканнар,
Пар сөю канатында.
2.Каршы җилләр каералар,
Мәхәббәтнең җилкәннәрен.
Юлы уңар, сер бирмичә
Давылны җиккәннәрнең.
3.Бәрелсә дә сугылса да,
Язмышның кыяларына,
Ирешәләр тугры ярлар,
Якты хыялларына.
Бу җыр Зәринә Хәсәншина репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в ПТ, 23/05/2025 - 20:57
«
»