1.Талгын гына агып ята Идел,
Чыгып баскан берәү тын ярга.
Юатырга әллә чал елганы,
Йөрәгендә әллә моң барга.
Агымсуда җанын юа Казан.
Якты җырлар булсын ак биләү.
Йөрәк-бәгырьләрдән кан тамганда,
Яраларны бәйли “Тәфтиләү”.
2.Кеме калды икән аргы ярда?-
Үрелеп карый еллар аркылы.
Тоташ ялкын кичке Идел өсте,
Әйтми елга шуннан артыгын.
3.Риваятьләр булып терелгәндә,
Кемнәр килмәс аны тыңларга?
Талгын гына агып ята Вакыт,
Әллә шәһәр, әллә моң ярда.
Варианты песни
Бу җыр Илсур Сафин репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в ПТ, 23/05/2025 - 21:32
«
»