Әллә төшемме бу, өнемме бу әллә?
Ак моңнарда эри һәр тараф.
Диңгез өсләрендә, канат җилпеп килә,
Ак фәрештә кебек ак кораб.
Әллә йөзеп килә, әллә очып килә,
Кочагында ап-ак җилләрнең,
Ак әләме булып, ак сәламе булып,
Җилеп узган якты көннәрнең.
Ап-ак җилкән бии, тугарылып бии,
Иркен сәхнәсендә диңгезнең.
Мин дә биим шашып, хыялыма ашып,
Җилкән белән мин дә игезме?
Әллә йөзеп килә, әллә очып килә,
Кочагында ап-ак җилләрнең,
Ак әләме булып, ак сәламе булып,
Җилеп узган якты көннәрнең.
Яклаучыммы булып, саклаучыммы булып,
Киләчәккә якты төш юрап.
Якынлаша һаман, ярларына табан,
Ак фәрештә кебек ак кораб.
Әллә йөзеп килә, әллә очып килә,
Кочагында ап-ак җилләрнең,
Ак әләме булып, ак сәламе булып,
Җилеп узган якты көннәрнең.