Балачак күге

1.Яратам болытлар күзләргә,
Болытта сурәтләр эзләргә.
Болытлар агалар, агалар, —
Сурәтләр үзгәрә баралар.

Ак болыт, күк болыт
Агыла күк тулып, —
Йә оча кош булып,
Йә чаба ат булып, ак болыт.
Бик ерак илләргә,
Дөньялар иңләргә
Китәр күк балачак
болытка утырып, утырып.

2.Чакырам болытлар күзләргә,
Тылсымлы дөньялар гизәргә.
Болытлар агыла, агыла, —
Болытта хыяллар чагыла.

Ак болыт, күк болыт
Агыла күк тулып, —
Йә оча кош булып,
Йә чаба ат булып, ак болыт.
Биеклек чакыра,
Офыклар артына
Китәр күк балачак
болытка утырып, утырып.
Вап-пап— парампапам, вап-пап парампампапам,
Китәрмен күк очып, болытка утырып, утырып.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Балачак күге»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »