1.Әнә күктән карап тора
Иң якты йолдыз,
Тизрәк йоклап китсәң әгәр
Булам ди ул дус.
Йокла минем алтынкаем,
Әйдә йом күзең.
Син бит минем иң кадерле
Өмет йолдызым.
2.Песиләр дә куяннар да
Инде йокыда.
Минем нәни улкаем да
Китә йокыга.
Йокла минем, йомшаккаем,
Йокла, йом күзең.
Син бит минем бик тә татлы
Йөрәк җимешем.
3.Бәхет, тәүфикъ — изге теләк
Телим улыма.
Әйдә хәзер китик әле
Йокы иленә.
Йокла минем бәгырькәем,
Китче йокыга.
Сиңа булган мәхәббәтем
Салам җырыма.
Варианты песни
Бу җыр Айгөл Газизова репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в ПТ, 23/05/2025 - 21:59
«
»