1.Сызылыплар алсу таң атканда,
Шатлыклы хис били күңелне.
Чут-чут итеп кошлар сайраганда,
Дөнья матур, яшәү күңелле.
Дуслар булып җирдә, тату яшәп,
Матур уздырыйкчы гомерне.
Тормыш ямен тоя белгәннәргә,
Дөнья матур, яшәү күңелле.
2.Илаһыдан тиңсез бүләк итеп,
Кабул ит син һәрбер көнеңне.
Кадерләрен белеп яшәгәндә,
Дөнья матур, яшәү күңелле.
3.Без бу җирдә бары кунак кына,
Әллә дустым шулай түгелме?
Җаның тыныч, күңелең шат булса,
Дөнья матур, яшәү күңелле.
Бу җыр Илнур Ганиев репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в ПТ, 23/05/2025 - 22:10
«
»