Кояш балкып яна күкләрдә,
Кояш яшәү бирә күпләргә.
Без тынычлык телик һәр илгә,
Дуслык җыры булсын һәр җирдә.
Дус булмасак — дуслашыйк,
Дуслык ишеген ачыйк.
Тотынышып кулга кул,
Җирдән гөлбакча ясыйк.
Безгә диеп җирдә җил исә,
Безгә диеп җирдә гөл үсә.
Шатланабыз һәр яңа көнгә,
Бәхет юлдаш булсын гомергә.
Дус булмасак — дуслашыйк,
Дуслык ишеген ачыйк.
Тотынышып кулга кул,
Җирдән гөлбакча ясыйк.
Безнең җырдан күпер үрелсен,
Безнең җырдан җылы бөркелсен.
Дусларыбыз күп булсын җирдә,
Кайда яшәсәк тә без бергә!
Дус булмасак — дуслашыйк,
Дуслык ишеген ачыйк.
Тотынышып кулга кул,
Җирдән гөлбакча ясыйк.