1.Мәхәббәтнең серен аңлар өчен,
Гомерем буе сине көткәнмен,
Гомерем буе сине көткәнмен.
Сагынуына җаны түзә алмый,
Кошлар кайта туган ягына.
Киткән кошлар ничек сагына илен,
Мин дә сине шулай сагынам, шулай сагынам.
2.Белмисеңме әллә йөрәгемнең,
Бары синең өчен типкәнен.
Бары синең өчен типкәнен.
Энҗе бөртегедәй чыгын сибеп
Таң иркәләп назлый һәр гөлен
Чык тамчысы ничек саф булса
Мәхәббәтем шулай саф минем.
Мәңге тугры диләр аккошларны
Алмаштырмый алар ярларын.
Син онытма бәгърем бу дөньяда,
Сиңа мәңге тугры яр барын.
Бу җыр Алсу Зәйнетдинова (Асылъяр) репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в ПТ, 23/05/2025 - 22:56
«
»