Карыйм бөдрә талларга

Категория: көе сүзләре

Елгалары тар гына,
Елга яры тал гына,
Ялгыз калган йөрәгемә,
Сары сагыш сарыла.

Карыйм бөдрә талларга,
Таллар елый таңнарда.
Әллә минем хәлләремне,
Аңлый микән алар да?

Карыйм бөдрә талларга,
Карыйм агымсуларга.
Алар мине аңламаслар,
Калыр авыр суларга.

Хәлем сөйлим кемнәргә,
Тал бөгелә җилләргә.
Парлылар да бөгелгәндә,
Ялгыз ничек түзәргә7

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Карыйм бөдрә талларга»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »