1.Шатлыклар —күңелебездә,
Ал кояш — күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабантуй бүген бездә.
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр — күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та —
Сабантуй бүген бездә!
Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр — күбебезгә!
Сөйләшик тә җырлашыйк та
Үз туган телебездә.
Иң уртага утыртканнар
Иң озын бер колганы —
Колганың да бик тиз генә
Менеп булмый торганы.
Абыйлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларын.
Гармунчылар алып чыккан
Җырларның уртакларын.
Бу җыр Эльвира Салахова җитәкчелегендәге репертуарында бар
Добавлено Ильнур Ганиев в ПТ, 23/05/2025 - 23:21
«
»