Татар җыры

Категория: көе сүзләре

1.Язмыш җиле сынаганда,
Җырлы булдың татар иле.
Шушындадыр бу дөньяның
Бәрәкәтләр ятар җире.

Гөл тамыры җирдә була,
Җырда була халык җаны.
Син бит аның өзгәләнеп,
Упкыннардан калыкканы.

2.Афәтләрдән тартып ал да,
Асылыма кайтар мине.
Халык кадәр халыкны син,
Яшәртәсең татар җыры.

3.Илсезләргә ил булдың син,
Телсезләрнең теле булдың.
Илләр гөлсез калганда да,
Йөрәкләрнең гөле булдың.

Гөл тамыры җирдә була,
Җырда була халык җаны.
Син бит аның өзгәләнеп,
Упкыннардан калыкканы.

Җырда була халык җаны.
Яшә син Татар җыры

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Татар җыры»
Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »