1.Китмә диеп китмә дип ялвардым,
Син киттең бернигә карамый.
Мин беләм, син минем язмышым,
Язмышка рәнҗергә ярамый.
2.Китмә диеп, китмә дип инәлдем,
Гомерең кыл өсте торганда.
Нишлисең, бу безнең язмыштыр —
Мин монда каласы, син анда
3.Китмә диеп китмә дип өзелдем
Син күчкәч күкләрнең катына.
Аңладым: бу — язган язмышлар,
Мин түзәм шул язмыш хакына.
4.Китмә диеп китмә дип өзелеп,
Кулыма сарылыр балам бар.
Кышларның суыгын җылытып,
Кызара ап-ачы баланнар.
Варианты песни
Добавлено Ильнур Ганиев в ПТ, 23/05/2025 - 23:34
«
»