1.Борынгыдан килгән йола,
Кунакларны каршы ала
Халкым икмәк-тоз белән.
Сәлам бирә чәкчәк тотып,
Тулган айдай нур балкытып,
Кызлар якты йөз белән.
Кунакчыллык билгесе ул,
Бердәмлекнең өлгесе ул,
Баллы Казан чәкчәге.
Үткәнне бүгенгә бәйли,
Берләшеп яшәргә өнди,
Данлы Казан чәкчәге.
2.Тел очында эреп тора,
Җанга ләззәт биреп тора,
Һәркем чәкчәк ярата.
Араларны якынайта,
Бар җиһанны урап кайта,
Даны көннән-көн арта.
3.Саф нияттән килгәннәргә,
Дуслык кадерен белгәннәргә
Чәкчәк шатлык өләшә.
Булсын һәрчак милләт йөзе,
"Тынычлык" һәм "чәкчәк" сүзе
Йөрсен һәрчак янәшә.
4.Кто в гости к нам с добром придет,
Друзей надежных приведет —
Всех порадует чак-чак.
В меду скрепленные слои —
Единства символ и любви,
Дар наследия — чак-чак.
Гостеприимства верный знак,
Единогласия добрый знак —
Ты казанский наш чак-чак.
Учит народ быть дружным,
Гордиться славным прошлым
Знаменитый наш чак-чак.