Очрадың да гашыйк иттең
Назлар тулы күзеңә.
Йөрәгемнән чыккан җырым
Багышлыймын үзеңә.
Аккошлар күлгә төшкәннәр,
Җырлый-җырлый йөзәләр.
Гашыйк булдың ,инде түз,дип,
Үзәгемне өзәләр.
Мәхәббәт ул шулдыр инде
Суынмасын һич ара.
Синең исем,җаныем бәгьрем
Җырыма күчеп бара.
Аккошлар күлгә төшкәннәр,
Җырлый-җырлый йөзәләр.
Гашыйк булдың ,инде түз,дип,
Үзәгемне өзәләр.
Кавыштырган икән язмыш,
Яшәтсен бергә-бергә.
Шул мәхәббәтнең ялкыны
Җитсен безнең гомергә.
Аккошлар күлгә төшкәннәр,
Җырлый-җырлый йөзәләр.
Гашыйк булдың ,инде түз,дип,
Үзәгемне өзәләр.
Бу җыр Руслан Кираметдинов репертуарында бар
Добавлено Almaz в СБ, 24/05/2025 - 14:29
«
»