Гомер елгасы

Категория: көе сүзләре

Агымсулар кебек гомер ага,
Тотынырга юктыр ярлары.
Сорамый шул бездән, сорамый ул,
Туктауларга юктыр җайлары.

Тотынасы килә ярларына,
Эх, җитез дә гомер елгасы.
Бергә үскән яшьти талларыма
Тотыналсам — алар сынмасмы?

Тотынасы иде ярларына,
Гомер елгалары җитез ул.
Кире борып булмый гомерләрне,
Китәргә дип җиргә килдек шул.

Тотынасы килә ярларына,
Эх, җитез дә гомер елгасы.
Бергә үскән яшьти талларыма
Тотыналсам — алар сынмасмы?

Агымсулар ага, яры кала,
Кала ярда үскән талларым.
Үтәм дисә үтсен, әйдә, гомер,
Өзелмәсен генә юлларым.

Тотынасы килә ярларына,
Эх, җитез дә гомер елгасы.
Бергә үскән яшьти талларыма
Тотыналсам — алар сынмасмы?
Бергә үскән яшьти талларыма
Тотыналсам — алар сынмасмы?..
Тотыналсам — алар сынмасмы?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »