Борынгыдан килгән гадәт бит ул
Ерактан ук сәлам бирешү.
Бер-береңнең хәлен белеп һәрчак
Кара-каршы кунак йөрешү.
Исәнлекләр теләп күрешәбез,
Саулык теләп озатып калабыз.
Исән булыйк, газиз туганнарым,
Сау торыгыз, дуслар, күршеләр.
Бергә-бергә генә дөнья ямьле,
Гел очрашып яшик, кешеләр.
Очрашулар белән дөнья ямьле,
Бергә-бергә яшик, кешеләр.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була,
Куллар биреп, әйдә, дуслашыйк.
Үпкә, рәнҗү белән хушлашыйк ла,
Яшик әле һәрчак аңлашып.
Һәркемгә дә йөзләр безнең ачык,
Бер-беребезгә булыйк без тик гашыйк.
Исән булыйк, газиз туганнарым,
Сау торыгыз, дуслар, күршеләр.
Дуслык белән генә дөнья ямьле,
Бергә-бергә яшик, кешеләр.
Исән булыйк, газиз туганнарым,
Сау торыгыз, дуслар, күршеләр.
Язмышыңның киләчәген үрә
Әйткән сүзләр, кылган гамәлләр.
Кеше гомере санаулы еллар,
Иң матур чак ул бергә мәлләр.
Бүләк итешик бары игелек,
Тәңрене уйлап һәрчак иң элек.
Исән булыйк, газиз туганнарым,
Сау торыгыз, дуслар, күршеләр.
Игелекләр белән тулсын дөнья,
Иман белән булып яшик, кешеләр.
Исән булыйк, газиз кардәшләрем,
Сау торыгыз, дуслар, күршеләр.
Игелекләр белән тулсын дөнья,
Иман белән булып яшик, кешеләр.
Исән булыйк, газиз туганнарым,
Сау торыгыз, дуслар, күршеләр…
Варианты песни
