Гармунчы абыема

Категория: көе сүзләре

Тирә-якта егетләр күп,
Тик, нинди шуннан файда?
Күңелем җилкенеп китә,
Ул уйнаса гармунда.
Сандугачлар бушка сайрый,
Синең көй — май җаныма.
Сагышым басырга барам
Гармунчы абыема.

Уйна, әле, сыздырып,
Яшь йөрәкне кыздырып.
Уйна, абый, уйна көең,
Бар(ы)сыннан да уздырып.
Уйна, әле, сыздырып,
Яшь йөрәкне кыздырып.
Уйна, абый, уйна көең,
Уйна, син, бер сыздырып!

Бармаклары дөрес итеп,
Һәр көйне дә чыгара.
Чын йөрәктән рәхмәтлемен
Гармунчы абыема…
Сандугачлар бушка сайрый,
Синең көй — май җаныма.
Сагышым басырга барам
Гармунчы абыема.

Уйна, әле, сыздырып,
Яшь йөрәкне кыздырып.
Уйна, абый, уйна көең,
Бар(ы)сыннан да уздырып.
Уйна, әле, сыздырып,
Яшь йөрәкне кыздырып.
Уйна, абый, уйна көең,
Уйна, син, бер сыздырып!

Гармунчының бармаклары
Уйный-уйный остара.
Җырлап-биеп калыйк, дуслар,
Узмасын гомер зая.

Сандугачлар бушка сайрый,
Синең көй — май җаныма.
Сагышым басырга барам
Гармунчы абыема.

Уйна, әле, сыздырып,
Яшь йөрәкне кыздырып.
Уйна, абый, уйна көең,
Бар(ы)сыннан да уздырып.
Уйна, әле, сыздырып,
Яшь йөрәкне кыздырып.
Уйна, абый, уйна көең,
Уйна, син, бер сыздырып!
Уйна, абый, уйна көең,
Уйна, син, бер сыздырып!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »