Әрем исен әче диләр,
Ә мин аны яратам.
Җилләр аша ул җәй исен
Тирә-якка тарата.
Әрем исе, җәйләр исе,
Исләренә исерәм.
Әрем исен биргән чакны
Исләремә төшерәм.
Әрем исе, җәйләр исе,
Исләренә исерәм.
Әрем иснәп йөргән чакны
Исләремә төшерәм.
Әрем исен әче диләр,
Һич тә ул әче түгел.
Әремдә яшьлек елларым,
Оныталмый күңел.
Әрем исе, җәйләр исе,
Исләренә исерәм.
Әрем исен биргән чакны
Исләремә төшерәм.
Әрем исе, җәйләр исе,
Исләренә исерәм.
Әрем иснәп йөргән чакны
Исләремә төшерәм.
Сөйгәнемне назлагандай,
Сабагына кагылып,
Әремдә, болында йөрим,
Яшьлегемне сагынып.
Әрем исе, җәйләр исе,
Исләренә исерәм.
Әрем исен биргән чакны
Исләремә төшерәм.
Әрем исе, җәйләр исе,
Исләренә исерәм.
Әрем иснәп йөргән чакны
Исләремә төшерәм.
Әрем иснәп йөргән чакны
Исләремә төшерәм…
Исләремә төшерәм…
Варианты песни
