Кемдер бәхет эзли
Ерак офыклардан,
Кемдер үзе янына дәшә.
Кемдер кояш сыман,
Бәхете нурларын
Дус-туганнарына өләшә.
Кемдер, кемдер, кемдер көтә,
Кемдер, кемдер, өмет итә,
Өмет уты берүк сүнмәсен.
Кемдер, кемдер әле белми:
Бәхете янында йөри;
Һәрбер кеше очратсын бәхетен.
Кемдер үзе бәхет эзли,
Кемдер, кемдер көтә,
Кемдер күптән сине эзли.
Бар дөнья түгәрәк,
Аяз көннәр күбрәк,
Тоеп яшик шуның рәхәтен.
Елмай әле, елмай,
Боеккансың бугай.
Син дә бит кемнеңдер бәхете.
Кемдер, кемдер, кемдер көтә,
Кемдер, кемдер, өмет итә,
Өмет уты берүк сүнмәсен.
Кемдер, кемдер әле белми:
Бәхете янында йөри;
Һәрбер кеше очратсын бәхетен.
Кемдер үзе бәхет эзли,
Кемдер, кемдер көтә,
Кемдер күптән сине эзли.
Кемдер, кемдер, кемдер көтә,
Кемдер, кемдер, өмет итә,
Өмет уты берүк сүнмәсен.
Кемдер, кемдер әле белми:
Бәхете янында йөри;
Һәрбер кеше очратсын бәхетен
Кемдер, кемдер, кемдер көтә,
Кемдер, кемдер, өмет итә,
Өмет уты берүк сүнмәсен.
Кемдер, кемдер әле белми:
Бәхете янында йөри;
Һәрбер кеше очратсын бәхетен.
Кемдер, кемдер көтә,
Кемдер күптән сине эзли…
