Сокланыйк аткан таңнарга,
Сокланыйк кайткан кошларга.
Кадерен белик дөньяның,
Дусларның, ата-ананың.
Кешенең гомере бер мизгел шикелле,
Кешенең гомере кыска җыр шикелле.
Сизелми, үтә ул, кала үкенече,
Күпләрнең яшәргә җитми кала көче.
Бер мизгел кеше гомере…
Сокланыйк аткан таңнарга!
Сокланыйк кайткан кошларга!
Кадерен белик дөньяның,
Дусларның, ата-ананың.
Сокланыйк аккан суларга!
Сокланыйк яуган карларга!
Бәхеткә барыйк ак юлдан,
Канатлар алыйк хыялдан!
Соңламыйк әйтергә иң кирәк сүзләрне,
Соңламыйк үтәргә әйткән нәзерләрне.
Кызганмый өләшик күңелнең җылысын —
Тик шулай булганда ялгыз булмас җаның.
Кызганмыйк күңел җылысын…
Сокланыйк аткан таңнарга!
Сокланыйк кайткан кошларга!
Кадерен белик дөньяның,
Дусларның, ата-ананың.
Сокланыйк аккан суларга!
Сокланыйк яуган карларга!
Бәхеткә барыйк ак юлдан,
Канатлар алыйк хыялдан!
Уйламый әйткән сүз йөрәккә кадала,
Уйламый әйткән сүз ярага тоз сала.
Уйламый рәнҗетмик иң якын кешене,
Кадерләрен белик безне сөйгәннәрнең.
Рәнҗетмик якын кешене…
Сокланыйк аткан таңнарга!
Сокланыйк кайткан кошларга!
Кадерен белик дөньяның,
Дусларның, ата-ананың.
Сокланыйк аккан суларга!
Сокланыйк яуган карларга!
Бәхеткә барыйк ак юлдан,
Канатлар алыйк хыялдан!
Бәхеткә барыйк ак юлдан,
Канатлар алыйк хыялдан!..
Канатлар алыйк хыялдан!..
