Яшим сөю назларында

Категория: көе сүзләре

Сорасалар миннән, юлларыңа алыр
Бармы синең гашыйк бер ярың?
Әллә кайдан сине, сине сайлар идем,
Әйтер идем, ул бит син — җаным.

Мәхәббәттә парлы канатым син,
Тәңрем сине сөеп биргәндер.
Сулышыңда яшим һәр сәгатем,
Синең өчен янам, көям гел.

Уйламыйча торган минутым юк,
Аңлата алмыйм, җаным, халәтем.
Яратырга бары, бары булдыра алам,
Ә минем юк башка сәләтем.

Мәхәббәттә парлы канатым син,
Тәңрем сине сөеп биргәндер.
Сулышыңда яшим һәр сәгатем,
Синең өчен янам, көям гел.

Юлларыма нурлар, нурлар түшәдең дә,
Кочак җәеп чыктың каршыма.
Яшик бүген сөю, сөю назларында,
Рәхмәтлемен сиңа барсына.

Мәхәббәттә парлы канатым син,
Тәңрем сине сөеп биргәндер.
Сулышыңда яшим һәр сәгатем,
Синең өчен янам, көям гел.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »