Бу сихри йолдызлы кичләрдә
Күмелгән күңелләр хисләргә.
Бер булып кавышкан сөюләр,
Мәхәббәт көйлиләр.
Ашкына, ашкына, ашкына, ашкына,
Кил, кил яннарыма.
Талпына, талпына, талпына, талпына,
Оч, оч яннарыма.
Сөяр булсаң гына җаным,
Кил син яныма.
Оныттым дөньяны мизгелгә,
Алып кит мәхәббәт иленә.
Һич кенә юк бары без генә,
Син һәм мин генә.
Ашкына, ашкына, ашкына, ашкына,
Кил, кил яннарыма.
Талпына, талпына, талпына, талпына,
Оч, оч яннарыма.
Сөяр булсаң гына җаным,
Кил син яныма.
Чын булса күңелдәге хисләр,
Беркайчан сүнмәс ул сөюләр.
Назларга иркәләп бу күзләр,
Мәхәббәт көйлиләр.
Ашкына, ашкына, ашкына, ашкына,
Кил, кил яннарыма.
Талпына, талпына, талпына, талпына,
Оч, оч яннарыма.
Сөяр булсаң гына җаным,
Кил син яныма.
