Кума мине

Категория: көе сүзләре

Үткәннәрнең моңсу җыры
Кайтаваздай өзгәли.
Йөрәктәге тирән яра
Бик тиз генә төзәлми.

Борма, борма, кире борма
Сөю хисләремне.
Кума, кума, мине кума,
Япма йөрәгемне.

Яраланган йөрәгеңне
Мең йозакка япкансын.
Мәхәббәтем ачыр микән
Күңелеңнең капкасын.

Борма, борма, кире борма
Сөю хисләремне.
Кума, кума, мине кума,
Япма йөрәгемне.

Бәгырькәем, мин түзәрмен,
Сине әзер көтергә.
Өйрән хәзер ышанырга
Син яңадан сөюгә.

Борма, борма, кире борма
Сөю хисләремне.
Кума, кума, мине кума,
Япма йөрәгемне.
Кума, кума, мине кума,
Япма йөрәгемне…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »