Һаман көтүләр бар, өмет итүләр бар
Безгә дигән бәхет агачын.
Язмышларга өзеп, бары бәхет тезеп
Язмыш сукмагыннан барасы.
Язмышларга өзеп, бары бәхет тезеп
Язмыш сукмагыннан барасы.
Бу дөньяга туып, кунак кына булып,
Парлап атлыйк әле юлларны.
Бәхет икән әре, энҗе сәйләннәре
Чәчелмәсен иде куллардан.
Бәхет икән әре, энҗе сәйләннәре
Чәчелмәсен иде куллардан.
Безнең кебек түгел, учаклардай гомер,
Балкып яна, сүнә сүрелеп.
Тик яшибез һаман, хыялларда калган
Бәхет агачына үрелеп.
Тик яшибез һаман, хыялларда калган
Бәхет агачына үрелеп…
Бәхет агачына үрелеп…
Бу җыр Рузилә Бикә (Бикова) репертуарында бар
Добавлено tatassr в Пнд, 02/06/2025 - 22:19
«
»
